+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 ноябрь 2023, 12:30

Бүлмә гөлләре үстерегез!

Алар безне бик күп авырулардан саклый.

Бүлмә гөлләре үстерегез!
Бүлмә гөлләре үстерегез!

Алоэның яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолеумнан таралган агуларны йота. Алоэ – кислород чыганагы. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз. Алоэ суты томау төшүне, ашказаны авыртуларын дәвалый. Ә юылган һәм икегә ярылган яфракларын ярага куярга була. Ул яраларны тиз төзәтә, яхшы дезинфекция чарасы булып тора.

Яран гөл бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дымга каршы көрәшә. Ә җәен чебеннәрне куркыта. Бу гөл аш, йокы бүлмәсе өчен яхшы. Яранның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

Кактус компьютердан чыккан нурланышны да йота.

Миләүшәгә карап торган кеше депрессиядән арына. Бу гөл барлык бүлмә өчен дә туры килә. Ул тынычландыра, төрле төсләре белән өйнең ямен арттыра.

Фикус бүлмәне кислород белән баета, тузан суырткыч кебек начар агуларны җыя.

Гөлия Гәрәева фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: