

Нинди смартфон алырга? Бу гади сорауга җавап эзләү технологик яктан алгарыш алган заманда катлаулы булырга мөмкин: смартфоннарның күплегеннән күзләр камаша, бәясе, функцияләре, камерасы, куәте һәм башка сыйфатларының төрлелеге аларны сайлап алуда кыенлыклар тудыра. Смартфоннар төймәле телефоннарны яшәешебездән кысрыклап чыгарганнан соң, кулланучылар өчен аларның шактый күп яңа вариантлары тәкъдим ителде. Бетмәс-төкәнмәс бәхәсләрнең берсе – “Android” һәм “iOS” операцион системалары, ягъни айфон һәм смартфон арасында сайлау. Шушы ике популяр операцион системаны карап, сезгә туры килә торган вариантны сайларга ярдәм итү өчен җентекләп чагыштыру һәм анализ үткәреп карыйбыз.
Америка Кушма Штатлары күп еллар смартфоннар базарында монополист булды. Андроид – “Гугл” корпорациясенең эшләнмәсе, “тумышы” белән АКШтан. Айфон – “алма” (эпл) корпорациясенке, шул ук илдән.
2020 елда вәзгыять үзгәрде: Кытай компанияләре үз смартфоннарына үз операцион системасын урнаштыра башлады. “Хармони” системасы сезнең өчен яңалык булса да, “Хуавей” һәм “Онор” смартфоны кулланучысы булсагыз – димәк, сездә ул система инде күптән бар. Стиле буенча ул тулысынча андроид кебек, ләкин программасы башка төрле. Яңа операцион системага аяк чалыр һәм Кытай коллегаларын көндәшлек “уен”ыннан чыгарыр өчен АКШ Кытайга санкцияләр сала: Америка Хөкүмәте “Хуавей” корпорациясе смартфоннарын куллануны тыйды, бу корпорациянең патентлары АКШта исәпкә алынмый һәм эшләнмәләре илгә кертелми.
Бу вакыйгаларның Русиягә бәйләнеше дә бар: “Хуавей” һәм “Онор” смартфоннарында “Гугл” сервислары юк һәм бу кайбер кушымталарны куярга комачаулый, кушымталар куелса да, начар эшли. Русия дә АКШта җыелган смартфоннарны куллануны тыя башлады.
Русиядә үз операцион системасы – “Аврора” чыгарылды. Бу система белән беренче смартфоннар шушы елда дөнья күрергә тиеш. “Эпл” компаниясенең Русиядән китүе илебездә сатылган айфоннар санының кимүенә китермәде. Киресенчә, узган елда сатылган смартфоннар моделе буенча айфоннар – беренче урында.


Андроид: өстенлекләре һәм җитешсезлекләре
+ Бәясе. Бу телефоннар “алма”лыларга караганда күпкә очсызрак, шул ук вакытта аларның сыйфаты күпкә яхшырак һәм югарырак булырга мөмкин;
+ Санкцияләр шартларында андроидлы смартфоннар өстенлеккә ия. Белүебезчә, илебез компанияләре кушымталарын рәсми кушымта кибетләреннән җуялар. Ләкин бу телефоннарга теләсә кайсы кушымтаны Интернеттан алып куярга була (кирәкле кушымтаны компаниянең рәсми сайтыннан яисә теләсә кайсы эзләү сайтына кушымтаның исемен язып, “apk” форматындагы файлны эзләгез). “Гугл Плэй Маркет”тан җуелган кушымталарны үзебезнең “РуСтор” махсус кушымталар кибетеннән табарга була;
+ Шалтыратуларны яздыру. Шундый гади функция андроид смартфоннарының иң мөһим өстенлеге булып тора. Кайбер телефоннар баштан ук яздыра белә. Булмаса, махсус кушымталар ярдәмендә гади һәм тиз бу функцияне телефонга куеп була;
+ Универсальлек һәм сыгылмалылык. Кыскасы, бу төр смартфоннарга теләсә нинди кушымта куеп, аларны үзең теләгәнчә көйләп (темалар, стиль, төймәләр, төсләр һ.б.) кулланып була;
- Репутация һәм стиль. Бу – җитди минус түгел, ләкин ул бар. Әгәр сез бизнесмен, “зур кеше” икән яисә стиль һәм репутация хакында кайгыртсагыз – андроидлы смартфоннар сезне бизәмәячәк һәм башкалардан аерып тормаячак;
- Смартфон югалса, таба алмаячаксыз. Нинди генә программалар һәм саклау чаралары куелган булса да, полиция хезмәткәрләре дә ярдәм итә алмаячак. Ә сезнең смартфонны тапкан яисә урлаган кеше аны җиңел генә сата алачак;
- Телефонның “хәтере” һәрвакыт тулачак, нәтиҗәдә, ул акрын эшләячәк, кушымталар ачылмаячак. Бу кимчелек арзан телефоннарга гына түгел, ә кыйммәтле андроидларга да хас;
- Камерасы начар. Бер яктан, бу – стереотип. Мәсәлән, яңа чыккан 200 мең сумлык “Айфон 15 ПроМакс”ның камерасы 48 мегапиксельле, ә 17 мең сумлык “Рэдми”ның камерасы 50 мегапиксель. Икенче яктан, мегапиксельләр яхшы сыйфат гарантияләми, җиренә җиткереп эшләнгән программа компоненты зур әһәмияткә ия;
- Кулланылган телефонны кыйммәткә яисә бөтенләй сата алмаячаксыз: кулланылган андроидлы телефоннарга ихтыяҗ түбән.


Айфон: өстенлекләре һәм җитешсезлекләре
+ Репутация һәм стиль. Айфон теләсә кайсы аралашу даирәсендә сезне бизәячәк һәм аерып торачак. Ул сезнең стильне һәм статусны ассызыклаячак;
+ Уңайлылык. Айфон “тартмадан” ук уңайлы, аларны беренче кабызудан ук өстәмә көйләүләрдән башка кулланырга мөмкин. Тышлык, кабель һәм башка аксессуарлар – һәр махсус кибеттә диярлек бар. Һәм алар арзан тора. Смартфон ватылса, запас частьләр дефицит булмау сәбәпле, аны һәрбер сервиста диярлек төзәттерергә мөмкин;
+ Смартфон югалса, аны табу мөмкинлеге зуррак. Компьютердан картада смартфоныгызны күрә аласыз. Дистанцион рәвештә анда булган бөтен мәгълүматны җую, телефонга шалтырату яисә аңа блок кую каралган. Блок куйсагыз – икенче кеше смартфоныгызны куллана да, сата да алмаячак. Шуңа күрә, гадәттә, югалган айфонны хуҗасына кире кайтаралар;
+ Телефонның “хәтере” тулмаячак. Югары сыйфатлы операцион системада беркайчан да хәтер тулмаячак: кэш үзен-үзе чистарта, система оптималь рәвештә эш итә;
+ Камерасы яхшы. Айфоннарны әйдәүче блогерлар һәм профессиональ фото-видеографлар кулана, бу телефоннар белән фильмнар төшерелә. Шуның белән барысы да әйтелгән, мегапиксельләр һәм башка терминнар китереп тормыйбыз;
+ Кулланылган телефонны тиз һәм кыйммәткә сатачаксыз. Гадәттә, иске модельле айфоннарны да бер көн эчендә сатып алып китәләр. Бу смартфоннарга ихтыяҗ һәрвакыт югары;
+ Суда батмый, утта янмый. Югары технологияләрдән гыйбарәт смартфоннар су астында да эшли: югары сыйфатлы фото-видео төшерергә мөмкинлек бирә. Ялгыш суга чумдыру, яңгыр-кар яуганда куллану алар өчен куркыныч түгел. Утта һәм эсседә дә үзләрен ышанычлы тота: кирәк булса, мунчада, саунада, җәйге челләдә рәхәтләнеп куллана аласыз;
- Бәясе. Бу смартфоннар бервакытта да арзан булмады һәм булмаячак. Аны сатып алу өчен бераз акча җыярга яисә кредитка “керергә” туры киләчәк. Хәтта кулланылган айфоннар да яңа андроидлы смартфон хакында булырга мөмкин. Ә ватылган смартфоннарны шактый зур хакка (кайбер очракта смартфонның ярты хакына кадәр) төзәтергә туры киләчәк. Оригиналь аксессуарлар кыйммәт, шуңа күрә репликаларны кулланырга туры килергә мөмкин;
- Санкцияләр шартларында айфоннар куллану катлаулана. Рәсми кушымталар кибетеннән Русия кушымталары алып ташланды. Ә кушымталарны телефонга рәсми кибеттән генә кую каралган. Бу проблеманы хәл итү авыр;
- Шалтыратуларны яздыру. Сезгә мондый функция кирәк булса – онытыгыз. Айфоннарда ул каралмаган, өстәвенә, тыелган да хәтта. Яздырып була, ләкин моның өчен шактый тәҗрибәле кулланучы яисә программист булырга кирәк;
- Универсальлек һәм сыгылмалылык. Айфоннар “тартмадан” ук уңайлы һәм җайлы – сатып аласың да куллана башлыйсың. Икенче яктан, тема, стиль, төймәләр, төсләр, хәтта рингтонны үзгәртү дә каралмаган.
* * *
Күрүегезчә, әлегә дөньяда өстенлек иткән ике операцион система арасында охшашлыклар да, аермалыклар да бар. Өстәвенә, берсенең өстенлеге икенчесенең җитешсезлеге булырга мөмкин.
Ничек кенә булса да – сайлау сезнең кулда.
Без китергән фактлар һәм тирәнтен анализ сезгә үзегез өчен дөрес телефон сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.