– Русия Гражданнар кодексының 196 мәддәсе нигезендә, бу мәсьәләдә “срок давности” өч ел тәшкил итә. 199 мәддә нигезендә, бәхәстә бер якның дәгъва вакыты тәмамлану турындагы гаризасы таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тора.
Гражданнар кодексының 200 мәддәсе буенча, “срок давности” вакыты чыгу кеше хокук бозу турында белгән яки белергә тиеш булган вакыттан башлана. Әгәр дә варисның үлеменнән соң өч елдан артык вакыт узса, аның “срок давности” тәмамлануы турында белдерергә кирәк.
Моннан тыш, бурычлы кешенең кредиты страховкаланганмы-юкмы икәнен белү мотлак, чөнки страховка булганда, банкка бурычны страховкалау компаниясе түләргә тиеш.