“Кеше йоклаганда аның тәне һәм тиресендә күп микъдарда су парга әйләнә, шуңа күрә иртән уянганда без организмда су кытлыгы хәлендә торабыз. Мондый очракта йөрәккә тагын да куерак кан куарга туры килә, шуңа күрә мин канны сыеклау һәм йөрәккә йөкләнешне киметү өчен иртән 500 миллилитр җылы су эчәргә киңәш итәм”, - ди табиб.
Су үт сыекчасын, ашказанында аш кайнату сутларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Ләкин иртән җылы су эчү бөтен кешегә дә киңәш ителми. Мәсәлән, бөерләр, гипертониядән интегүчеләргә, үт куыгында ташлар булган кешеләргә җылы су зыян китерергә мөмкин. Иң яхшысы - башта табиб белән киңәшләшегез.
“Дөрес үзләштерү өчен суны утырган килеш эчү бик мөһим. Суны баскан килеш эчү организмда сыеклыклар балансын боза, бу артрит үсешенә китерергә мөмкин”, - ди доктор.
Фото: pixabay.com.