– Мөмкин, ләкин барысы да теге яки бу кредит учреждениесенең сәясәтенә бәйле. Кредит каникуллары бирү өчен шартларны кредит учреждениеләре үзләре билгели. Мәсәлән, мондый шартлар бар:
Кредит каникулларыннан мөрәҗәгать итү аена кадәр килгән айда керемнәре, узган елдагы уртача айлык керемнәре белән чагыштырганда, ким дигәндә 30 процентка кимегән гражданнар файдалана ала.
Әгәр дә танышыгыз булдыра алса, әнисенә ышаныч кәгазе рәсмиләштерсен. Аның белән ул кредит каникуллары бирү турында гариза һәм билгеле бер вакыт эчендә керемнәрнең кимүен раслаучы документлар белән кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итә алачак.
Фото: башинформ