

388 мәддә
Салым кодексы тәртипләренә (388 мәддә) ярашлы, гражданнар салым салу объектлары дип танылган җир участокларына ия булса, милек хокукында, даими (сроксыз) файдалану хокукында яки гомерлеккә мирас итеп алынган милек хокукында салым түләүчеләр дип таныла. Шул ук вакытта, күпфатирлы йортның гомум милке составына керүче мәйдан җир салымы салу объектлары дип танылмый.
Шуңа күрә түләүсез файдалану хокукында булган, шул исәптән түләүсез гомерлеккә файдалану хокукында булган, яки аренда килешүе буенча бирелгән җир кишәрлекләренә карата салым түләүчеләр дип танылмый. Шул рәвешле арендаторлар салым түгел, ә аренда хакын түли.
Базасы ничек билгеләнә?
Салым кодексының 391 мәддәсенең 1 пунктында язылганча, салым базасы һәр җир участогына карата аның Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән һәм 391 мәддәсендә каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып, салым чоры булган елның 1 гыйнварыннан кулланылырга тиешле кадастр бәясе буларак билгеләнә. Ә салым чоры дәвамында барлыкка килгән җир участогына карата салым базасы әлеге салым чорында аның кадастр бәясе буларак билгеләнә, һәм ул мондый җирнең кадастр бәясен билгеләү өчен нигез булып тора.
Салым чоры дәвамында җирнең кадастр бәясе үзгәрүе, гомум кагыйдә буенча, салым базасын билгеләгәндә бу һәм алдагы салым чорларында исәпкә алынмый. Әмма җир участогының кадастр бәясе үзгәргән очракта, аның базар бәясе билгеләнү нәтиҗәсендә, салым базасын билгеләгәндә, кадастр бәясе үзгәрә торган кадастр бәясе турында мәгълүмат салым салу максатларында кулланыла башлаганнан исәпкә алына.
Искәрмә. Салым түләүче физик берәмлекләр өчен салым базасы салым органнары тарафыннан “Росреестр” бүлекчәләре тарафыннан салым органнарына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә.
Әгәр җир участогы гомум милектә булса? Мондый очракта мәсьәлә болай хәл ителә. Әгәр ул өлешле (долевая) милек булса, салым базасы әлеге җир участогының милекчеләре булган салым түләүчеләрнең һәрберсе өчен гомум өлешле милектәге өлешенә пропорциональ рәвештә билгеләнә. Ә инде уртак, ягъни гомум милектәге җиргә карата салым базасы һәр милекче өчен тигез өлешләрдә билгеләнә.
Ташламага кемнәр хокуклы?
Түбәндәге категориягә караучы гражданнар өчен салым базасы (6 сутый) җирнең кадастр бәясенә кадәр кими:
* I һәм II группа инвалидлар;
* балачактан инвалидлар, инвалид балалар;
* Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары;
* “чернобыльчеләр” һәм радиациягә дучар булган башка гражданнар;
* пенсия законнары нигезендә пенсия алучы пенсионерлар, шулай ук, 60 һәм 55 яшькә җитеп (шул тәртиптә ирләр һәм хатын-кызлар), Русия законнары нигезендә гомерлеккә айлык пособие түләнелүчеләр;
* 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган законнар нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килгән кешеләр;
* өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган кешеләр.
Игътибар: салым базасы (салым ташламасы) салым түләүченең үзе сайлаган бер җир участогы буенча гына киметелә. Салым түләүче бу турыдагы хәбәрнамәне салым органына 31 декабрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Урындагы хакимият ставкаларны төшерә ала
Салым кодексының 394 мәддәсенә ярашлы, федераль закон җир салымы күләменең чиген (максималь) ставкаларын гына билгели. Димәк, ставкалар шуңардан да югарырак була алмый, ә түбәнрәк билгеләнергә мөмкин. Конкрет салым ставкалары муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары белән билгеләнә.
Үзгәрешсез түбән ставкалар кайсы очракта кулланыла?
1) Җир участокларына карата салым 0,3 процент күләмендә салынган очракларда, ягъни:
* авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә яисә торак пунктларда авыл хуҗалыгы файдалану зоналары составындагы һәм авыл
хуҗалыгы җитештерүе өчен кулланыла торган җирләргә каралган;
* торак фонды һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектлары белән мәшгуль, яки торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) (эшкуарлык эшчәнлегендә кулланылучы шәхси торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) җир участокларыннан тыш);
* малтабарлык эшчәнлегендә кулланылмый торган, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык яисә бакчачылык алып бару өчен сатып алынган (бирелгән), шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомум билгеләнештәге җир участоклары;
2) башка категориядәге җир участокларына карата салым кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә билгеләнә.
Игътибар! Хәзерге вакытта дифференциаль салым ставкаларын шулай ук җир категорияләренә һәм (яки) рөхсәт ителгән җир участокларын куллануга бәйле рәвештә билгеләргә дә рөхсәт ителә.
Күләме ничек исәпләнә?
Моның өчен, алда әйтелгәнчә, җир кишәрлегенең кадастр бәясен белергә кирәк. Исегезгә төшерәбез: “Росреестр”ның территориаль органнары җир участокларының кадастр бәясе (күчемсез милек объектының кадастр саны һәм салым салу максатларында аның кадастр бәясе) турындагы мәгълүматны участок хуҗасының язма гаризасы буенча бушлай бирә.
Әгәр югарыда күрсәтелгән ташламаларга ия гражданның җир участогы берәү генә икән, салым күләме бу участокның кадастр бәясеннән 600 квадрат метры өчен (6 сутый) бәясе төшерелә, ягъни киметеп исәпләнелә.
Мәсәлән, авыл кешесенең милкендә – 30 сутый, кадастр бәясе – 300000 сум. Димәк, 600 квадрат метрның кадастр бәясе – 60000 сум. Участок шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән. Урындагы муниципаль берәмлек депутатлары мондый категориядәге участокларга карата салым ставкасын 0,2 % итеп билгеләде, ди.
Шушы мәгълүматлар нигезендә салым күләмен исәпләп була. 300 мең сумнан 60 мең сумны алгач 240 мең сум кала. 240 мең сумның 0,2 проценты – 480 сум. Милек хуҗасына участогы өчен менә шундый суммада салым түләргә туры киләчәк.
Әлбәттә, бу – якынча һәм шартлы исәпләү генә. Илнең төрле төбәкләрендә милек төренә һәм җирнең зурлыгына, категориясенә карап, меңнәрчә һәм хәтта дистәләрчә мең сум салым түләүчеләр дә аз түгел.