+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 декабрь 2023, 18:00

Кеше гомерен нәрсәләр кыскарта?

Табиб истә калдырырга кирәкле берничә кагыйдә турында искәртә.

Кеше гомерен нәрсәләр кыскарта?
Кеше гомерен нәрсәләр кыскарта?
Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич озак яшәү һәм, кайбер кешеләрнең дөрес туклануына карамастан, иртәрәк үлү сәбәпләре турында үзенең фикерләре белән уртаклаша. Бу хакта “Российская газета” яза.

Доктор Кореневич, үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылуны туктату бик мөһим, дип белдерә. Кардиолог фикеренчә, үз көчеңне борчылуга сарыф итмәү өчен истә калдырырга кирәкле берничә кагыйдә бар.
Без башка кешеләрне үзгәртә алмыйбыз, бары тик үзебезне генә үзгәртә алабыз. Тирә-юньдәгеләрне үзгәртергә тырышу урынына үзеңдәге үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк.

Безне чолгап алган һәр нәрсә һәм тормышыбыздагы барлык кешеләр - безнең эчке халәтебезнең көзгесе. Әгәр дә без дөньяда берәр нәрсәне үзгәртергә телибез икән, башта үзебезне үзгәртергә кирәк.

Дөрес тукланмау һәм артык гәүдә авырлыгы еш кына хроник стресс нәтиҗәсе булып тора, дип ассызыклый доктор.
Ул билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр рационда еш кына шикәр, ак икмәк һәм татлы камыр ризыклары кебек тиз углеводлар куллана. Шулай ук маргарин һәм кызыл иттә булган трансмайлар зыянлы.

 
 
Зөлфия Фәтхетдинова фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: