– Ревизия үткәрү турындагы таләп тулысынча законлы. Сатучы – матди яктан җаваплы кеше, ул товарның исәбен алып барырга тиеш.
Ә менә кеше буеннан да биегрәк тартмаларны бушатуны эш бирүче сатучыга йөкли алмый. Әгәр сезнең вазыйфа бурычларыгызга товарны бушату кермәсә, эш бирүченең сезне хезмәт килешүе һәм вазыйфа инструкциясендә каралмаган бурычларны үтәргә мәҗбүр итәргә хокукы юк.
Бу очракта эш бирүчегә сезнең хезмәт функциясендә каралмаган эшне, ягъни тартмалар бушаттыруны, башкару мөмкин түгеллеге турында язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк, Русия Хезмәт кодексының 60нчы мәддәсенә сылтама ясарга мөмкин. Эш бирүчедән ревизия үткәрүдә ярдәм итү өчен йөк ташучыларны җәлеп итүен сорагыз.
Әгәр дә ул товарны бушатуны таләп итүне дәвам итсә, Хезмәт инспекциясенә шикаять языгыз.