+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 декабрь 2023, 10:50

Зыянлы ризыклардан сак булыгыз!

Яңа ел бәйрәмнәре хәвефсез үтсен өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Зыянлы ризыклардан сак булыгыз!
Зыянлы ризыклардан сак булыгыз!
Зыянлы Яңа ел ризыклары рейтингында майонез күпләп салынган салатлар беренче урында. Табиблар билгеләвенчә, күп нәрсә Яңа ел салатларының төп ингредиентларына да бәйле. Ләкин, практика күрсәтүенчә, мондый кышкы бәйрәм ашларында, яшелчәләргә караганда, майлы ризыклар күбрәк була.

“Зыянлы Яңа ел сыйлары исемлегенә кыздырылган ит һәм тавык та керә. Аларны томалап пешерелгәненә алмаштыру яхшырак. Шулай ук колбасадан, ысланган итләрдән баш тартырга кирәк”, — дип аңлата диетологлар.

Шикәре күп булган газлы сулар, сутлар һәм спиртлы эчемлекләр сәламәтлек өчен зыянлылар исемлегенә эләккән. Сутларны су белән сыекларга киңәш ителә: 1/3 сутка 2/3 су алына. Минераль суга караганда, гадәти су куллану яхшырак булачак.

“Алкогольдән бөтенләй баш тартырга теләмисез икән, өстәлгә шикәре минималь һәм градусы түбән булган эчемлекләр — коры шәраблар кую яхшырак”, — дип белдерә табиблар.

Яңа ел мәҗлесләре вакытында организмга йөкләнешне киметү өчен табиб бәйрәм салатларын авокадо, брокколи, пекин һәм төсле кәбестә, алма кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән аралаштырырга киңәш итә. Бу ингредиентлар салатларны файдалы итәчәк.

Өстәлдәге кабымлыклар никадәр җиңелрәк булган саен, шулкадәр яхшырак, ә артыгын ашау организм өчен хәвефле.

 
 
 
Зөлфия Фәтхетдинова фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: