– Муниципаль торак хуҗасы авария хәлендәге йорттан кешеләрне үзлегеннән куып чыгара алмый, шуңа күрә, әгәр яклар үзара килешүгә килмәсә, күчерү суд тәртибендә башкарыла.
Әгәр кеше авария хәлендә дип танылган торак йортта социаль наем килешүе буенча фатир алган икән, Русия Торак кодексының 86 мәддәсе нигезендә күченүнең бер генә варианты бар – урындагы үзидарә органыннан яисә төбәк башкарма хакимиятеннән яңа торак алу. Ул шундый ук мәйданга ия, төзекләндерелгән булырга һәм көнкүреш шартлары белән тәэмин ителергә, шул ук районда һәм шул ук торак пункт чикләрендә урнашырга тиеш.
Бу критерийларның берсе генә үтәлмәгән очракта да күченүче бирелгән торактан баш тартырга, ә компетентлы орган белән килешүгә ирешә алмаган очракта, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.