– Закон буенча, пристав машинаны кулга алырга мөмкин, ләкин әгәр дә аңа сезнең карамакта инвалид бала булуын раслаучы документлар тапшырсагыз, пристав аны штраф-тукталышка түгел, ә үзегезгә саклауга тапшырырга тиеш.
Сез приставка, инвалид баланың сезнең карамакта булуын раслаучы документлар беркетеп, арестны гамәлдән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр шуннан соң да пристав арестны алмаса, аның гамәлләренә зарланып, сез югарырак вазыйфалы кешегә яисә судка шикаять бирергә хокуклы.