Организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарту сәламәтлек өчен бик кирәк. Бу авырлыкны киметергә һәм бөтен тәннең эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Түбәндәге рецепт эчәклекне йомшак кына чистарта:
- төшсез кара җимеш – 150 г;
- йөзем – 150 г;
- кайнар су – 5 стакан.
5 стакан су кайнатыгыз, кара җимеш һәм йөземне салыгыз. Аларны салгач, тагын 15 минут кайнатыгыз. Уттан алыгыз һәм төнәтергә калдырыгыз. Көн саен бер кашык эчегез.