Бегония гөлен яратмаган кеше юктыр. Тик аны бар хатын-кыз да үстерә алмый. Ни өчен дигәндә, нәзберек, диләр.
Әмма Татарстанның Кукмара районыннан Гүзәлия апа моның белән бик килешеп бетми. «Көен тапсаң, көйсез түгел ул», – ди. Яратып үстерсәң, чәчәкләре 4–5 айга кадәр тора икән. Һәр гөлнең үз хикмәте шул. Гүзәлия Хафизова әйтүенчә, бегония үстерергә теләүчеләргә билгеле бер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, аңа теләсә кайчан су коярга ярамый. Өч көнгә бер мәртәбә икешәр агач кашык сибә икән үзе. Су җылымса булырга тиеш.
Башта кулы белән дымын чамалый. Ни өчен дигәндә, бегониянең төрлесе бар. Кайсы бик тиз эчеп бетерә. Кыскасы, төбе юеш тә, коры да булмасын. Тәрәзә төбенең кояш төшкә кадәр карый торганын яраталар. Төштән соң кояш нурлары яфракларын көйдерә чөнки. Шуңа күрә хуҗабикәгә андый тәрәзәләргә икешәр кат челтәр эләргә туры килә.
Балчыкны да дөрес әзерләү мөһим. Туфракны кибет балчыгына зәңгәр язулы агробалт, агроперлит кушып әзерли. Яктылык бер якка гына төшмәсен һәм кәкрәеп үсмәсен өчен чүлмәкләрне әйләндергәләп торырга кирәк.
Серләре моның белән генә бетми. Бегонияне кечкенә савытка утырту яхшы. Әкренләп кенә зуррагына күчерәсе. Бегония бер чүлмәктә биш елга кадәр үсә ала. Чәчәк атып бетергәч, очларын кисеп, карт ботакларын яңартып торасы.
Гөл үстерү серләре турында Гүзәлия ханым "Ватаным Татарстан" гәзитенә сөйләгән.
Фото: "Ватаным Татарстан".