+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 гыйнвар , 13:55

Көнен белеп утыртыгыз!

Быел помидор утырту өчен нинди көннәр иң уңышлы булачак?

Көнен белеп утыртыгыз!
Көнен белеп утыртыгыз!
Помидорны барлык бакчачылар да бик яратып үстерә, бу — мөгаен, иң популяр яшелчәдер. Шуңа да күпләр орлык чәчүгә кышкы айларда үк әзерләнә дә инде. Мул уңыш алу өчен Ай календаре буенча быел помидорны кайчан утыртырга?

Үсентеләрне җылытылган теплицага чыгаручылар гыйнвар һәм февраль айларында ук чәчү эшләрен башлый ала.
Агымдагы елның гыйнварында помидор, татлы борыч орлыгын чәчү өчен иң уңышлы көннәр: 18-20, 23, 24. Бу көннәрдә үсеп килүче Ай иң уңдырышлы йолдызлык билгеләрендә булачак. Шулай ук, 14, 15, 30, 31 гыйнвар да утырту өчен уңайлы көннәр буларак билгеләнә. Ә менә 11 һәм 25 гыйнвар — уңайсыз көннәр.

Быел 15, 16, 19-21 февраль орлык чәчү өчен иң яхшы көннәр санала. 1-3, 7, 8, 11, 12, 27-29 февральдә дә уңайлы көннәр булачак. 10 һәм 24 уңышсыз көннәр санала.

Мартта чәчү өчен иң яхшы вакыт: 13, 14, 18, 19 көннәре. 1, 2, 5, 6, 9, 26-29 мартта да утырту эшләре белән шөгыльләнергә уңайлы көннәр булачак. Язгы чәчү эшләрен 10 һәм 25 мартта башкару катгый тыела.

Үсентеләрне җылытылмаган теплицага чыгаручылар чәчү эшләрен мартта башкарса, яхшырак. Помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утыртырга да була. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Шуны да истә тотыгыз: яхшы уңыш алу өчен Ай Кысла, Чаян, Үгезбозау, Балык билгеләрендә булганда утыртырга кирәк, үсемлек көчле тамырлы һәм төрле авыруларга чыдам була. Ай Кучкар һәм Арыслан йолдызлыгында булганда чәчү эшенә тотынмасагыз яхшырак булыр. Сукояр билгесе исә чәчү һәм утырту өчен иң начары санала.

 
 
 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: