+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 гыйнвар , 11:26

Ютәлдән тиз генә котылу сере бар!

Укучыбыздан шундый хат килде. Сез дә сынап карагыз!

Ютәлдән тиз генә котылу сере бар!
Ютәлдән тиз генә котылу сере бар!

"Үзем сынадым: кәбестә яфрагы ютәлдән булышты.

Шактый озак ютәлләп интектем. Нәрсә генә эчеп, кулланып карасам да, ахыргача дәвалап бетереп булмады.

Ютәлдән гап-гади кәбестә яфрагы ярдәм итте бит! Шаккаттым. Кәбестә яфрагын кайнар суга салып, 1–2 минут тотам да, өстенә бал ягып, күкрәк өстенә куеп йокларга ятам. Кысып торган футболка кисәң, төн буе урыныннан күчми ул. Дүрт көндә файдасын күрдем шуның.

Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез".

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: