+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 гыйнвар , 15:35

Ни өчен кышын баш ешрак авырта?

Невролог моның белән көрәшү юлларын аңлата.

Ни өчен кышын баш ешрак авырта?
Ни өчен кышын баш ешрак авырта?
Кышын баш авыртуы ешрак хатын-кызларны һәм мигрень белән авыручы кешеләрне борчый. Моның белән ничек көрәшергә икәнен невролог Игорь Мацокин аңлата.

"Салкында баш авыртуның барлыкка килү механизмы тулысынча өйрәнелмәгән. Аны кан тамырларының терморегуляция реакциясе, яки нервларның ярсуы китереп чыгара, дип фаразлана. Күпчелек очракта мондый авырту провокацион фактор (суык) тәэсирендә барлыкка килә һәм ул беткәч, әкренләп басыла. Шуңа күрә салкында кинәт баш авырта башласа, иң беренче эш — тизрәк җылы бүлмәгә керергә тырышыгыз һәм тиз генә җылы чәй эчегез. Әгәр авырту бетмәсә, авыртуны баса торган һәм ялкынсынуга каршы дару эчәргә кирәк. Салкында баш авыртуы басылмаган очракта яисә еш кабатланганда, табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — ди белгеч.

Шулай ук салкында баш авыртуы вакытында үзеңне салкынга күнектерергә кирәк, дигән фикер дә бар (барлык табиблар да бу фикер белән килешеп бетми). Моның өчен салкын бүлмәдә йокларга, даими рәвештә салкынча душта коенырга һәм битне салкын су белән юарга кирәк. Мондый күнегүләр температура рецепторларының сизгерлеген киметергә ярдәм итә ала.

 
 
Фото: aif.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: