+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 Января 2024, 17:05

Ирем – СВОда, үзем декретта

– Саклык банкына 900 мең сум бурычым бар. Мин хәзер декретта утырам, ә ирем СВОга китте. Кредитны исәптән чыгарырга мөмкинме? Приставлар картага арест салдылар.

Ирем – СВОда, үзем декреттаИрем – СВОда, үзем декретта
Ирем – СВОда, үзем декретта
– Кредит буенча бурычны сызып ташлау закон тарафыннан каралмаган. Әмма Арбитраж судына сезне банкрот дип тану турында мөрәҗәгать итә аласыз.
Моннан тыш, СВОдагылар һәм аларның гаилә әгъзалары кредит каникулларыннан файдалана һәм башкарма производстволарны туктата ала.
 
Сез банкка тормыш иптәшегезне мобилизацияләүгә бәйле рәвештә кредит каникуллары бирү турында гариза яза аласыз. Шулай ук башкарма производствоны туктату турында гаризаны суд приставы карарын башкаручыга да бирергә кирәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас