+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 гыйнвар , 11:27

Алма серкәсенең файдасын беләсезме?

Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул, көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Алма серкәсенең файдасын беләсезме?
Алма серкәсенең файдасын беләсезме?

Буыннар авыртканда

Βaнна өчен. 1 стакан алма серкәсен 6 стакан суга салып, кулларны һәм аякларны шунда чылатып алырга. Әгәр сезне муен, җилкә тирәсендә авыртынулар борчый икән, ул вакытта авырткан урынга компресс куегыз.

Уыну өчен. 2 стакан алма серкәсенә 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшы итеп болгатырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны уыгыз. Даими куллансагыз, рәхәт җиңеллек тоярсыз.

Шифалы эчемлек

3 аш кашыгы алма серкәсен 300 грамм суда яисә теләсә нинди җимеш сутына кушып болгатырга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчеп куегыз. Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: