+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 гыйнвар , 14:24

Яшелчә орлыклары искермәгәнме?

Мул уңыш җыеп алу яхшы орлыктан башлана.

Яшелчә орлыклары искермәгәнме?
Яшелчә орлыклары искермәгәнме?

Һәр орлыкның үз саклау вакыты бар. Сезгә аларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

томат - 5-6 ел;

кыяр, кабачки, патиссон - 6-7 ел;

борыч, баклажан - 3-4 ел;

суган - 3 ел;

редис, торма, шалкан - 4-5 ел;

чөгендер, кишер - 3-4 ел;

салат, шпинат, укроп, петрушка - 3-4 ел;

кәбестә - 5 елга кадәр;

фасоль, борчак - 5-6 ел;

кукуруз - 5-7 ел;

пастернак, сельдерей, кинза - 2 ел;

кавын, арбуз. кабак - 6-7 ел.

Кайбер чәчкә орлыкларының саклану срогы.

астра - 1-2 ел;

агератум, амарант, алиссум - 3-4 ел;

бальзамин, бархатцы - 5 ел;

вербена, виола, василек - 3-4 ел;

гацания, годеция, гайлардия, георгин береллык, гвоздика - 4 ел;

декоратив көнбагыш, декоратив табак, дельфиниум, хуш исле борчак - 4-5 ел;

иберис, календула, кохия, колокольчик, космея - 3 ел;

лобелия, лаватера, львиный зев, левкой, люпин, мәк, наперстянка, немезия, настурция -3 -4 ел;

петуния, портулак, скабиоза, сальвия - 4-5 ел;

фасоль декоратив, хризантема, цинния, целозия - 4 ел;

шток-роза, шалфей, эшшольция - 4 ел.

Орлыкларны кәгазь яки тукыма капчыкларда, коры салкынча урында, сакларга (5°) кирәк.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: