+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 гыйнвар , 17:55

Яшелчәләр иртә өлгерсен, дисәң...

Февральдә помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр.

Яшелчәләр иртә өлгерсен, дисәң...
Яшелчәләр иртә өлгерсен, дисәң...

Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала.

Орлык утырту өчен уңышлы көннәр февраль башында ук башлана. Кимүче Ай 1 февральдә — Бизмән, 2-3 февральдә — Чаян, 7-8 февральдә Кәҗәмөгез йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз. Ә менә үсүче Ай  15-16 февральдә — Үгезбозау, 19-21 февральдә Кысла йолдызлыгында булганда, помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала.

 27-29 февральдә дә орлык утырту, үсентеләрне күчерү өчен уңайлы көннәр булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 10 һәм 24 февральдә, ягъни Ай туган һәм тулган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: