+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 гыйнвар , 12:27

Тавыклар кышын да салсын, дисәгез...

Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. 

Тавыклар кышын да салсын, дисәгез...
Тавыклар кышын да салсын, дисәгез...
Кышкы салкыннар тавыклар өчен авыр вакыт. Һава темпера­турасының түбәнәюе аларның йомырка салуын киметә, ә елның караңгы, кояшсыз вакытында моңа кетәклектә яктылык җитмәү дә өстәлә. Өстәмә яктырту белән бергә, коры һәм уңайлы оя аларга кышын да йомырка салуны туктатмаска ярдәм итәчәк. Ә кышын аларга нинди витаминнар бирергә һәм йомырка салуларын ничек арттырырга була?

Нигездә, безнең климатик шартларда асралган тавыклар салкынга чыдамрак. Ләкин температура нуль градустан түбәнлек озак дәвам иткәндә, бу матдәләр алмашынуны кыенлаштырырга һәм иммунитетны киметергә мөмкин.

Кош-кортларның кышкы рацио­нының нигезен нәкъ менә аларның сәламәтлеген һәм продуктлылыгын саклау өчен кирәкле туклыклы матдәләр тәшкил итәргә тиеш. Ләкин бу бөтен коммерция ризыклары бер үк дигән сүз түгел.

Азыкның туклыклы кыйммәте нинди ашлык кулланылуына һәм нинди формада (грануллар, катнашма), күпме һәм нинди шартларда саклануына бәйле. Аның, шулай ук, җылылык, яктылык, металл яисә кислород тәэсире астында булмавына да игътибар итәргә кирәк. Витаминнар һәм минераллар азыкка гранул яисә порошок рәвешендә өстәлүен белүегез дә яхшы булыр.

Азыклардагы витаминнарның таркалуы вакытка, температурага һәм дымлылыкка бәйле. Күпчелек азыкта витаминнарның нәтиҗә­лелеге ике айдан соң кими башлый. Витамин өстәмәләрен һава торышы түбә­нәйгәндә бирү яхшы. Салкында җылылык булдыру өчен организмга өстәмә протеин гына түгел, витаминнар да кирәк.
Кышын нинди витаминнар бирергә була, дигән сорау туганда, А һәм Д (D) витаминнарын күз уңында тотыгыз.

А витамины тавыкларның иммунитетын һәм йомырка салуын яхшыртырга ярдәм итә. Бу витамин җитмәгәндә аларның салкын һава торышында авыру куркынычы арта. А витамины җитмәү, шулай ук, инфекция яисә ялкынсыну белән зарарланган нормаль лайлалы тышча эпителие регенерациясен начарлата. А витамины дефициты сәнәгать кошчылыгында сирәк очрый, әмма зур булмаган КФХларда, крестьян хуҗалыкларында бу хәл еш күзәтелә. Сәбәбе – кош-кортларга витаминлы яшел ризык җитеш­мәүдә. А витамины җит­мәүнең ачык билгеләре — йомыркадагы кан тап­лары, саргылт сары, тавык борыныннан агып чыккан сыекча һәм гайморит.

Витамин җитмәгән кош-кортларны эчәргә яраклы суга А витамины кушып, пакеттагы киңәшләр буенча ике атна дәваларга кирәк. А витаминын азыкка өстәүгә караганда, суга кушып бирү тизрәк савыгуга ярдәм итә. Кышын бу витамин профилактика чарасы булып та тора.

Д витаминына тавыклар аеруча мохтаҗ, чөнки бу витамин йомырка кабыгын ныгытуга һәм йомырка салуны арттырырга ярдәм итә.
D3 витамины кальций һәм фосфорны нормаль үзләштерү һәм метаболизм өчен кирәк. Рационда кальций һәм фосфор җитәрлек күләмдә булса да, әлеге витаминга дефицит остеопорозга яисә йомырка ­ка­­быгының сыйфаты начараюга китерергә мөмкин.

D3 витамины җитмәгән тавыклар йомырка салуны 2-3 атнага туктатырга мөмкин. Әгәр витамин җи­тешмәү бик зур икән, тавыкның буын-сөякләре йомшара, кабыргаларда, күкрәк-умыртка өлкәсендә сыну күзәтелә.

Мөһим искәрмә: витамин өстә­мәләрен бирү 10 көннән дә артык дәвам итмәскә тиеш.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: