+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
9 февраль 2024, 09:44

Ботоксны нәрсә белән алмаштырып була?

Җыерчыклар белән крахмал ярдәмендә көрәшергә була.

Ботоксны нәрсә белән алмаштырып була?Ботоксны нәрсә белән алмаштырып була?
Ботоксны нәрсә белән алмаштырып була?

Кояш назлы нурларын көннән-көн яктырак сибә. Тиздән яз җитәчәк, кызлар! 8 Март бәйрәменә аеруча матур буласы килә. Әйдәгез, бүген үк үзебезгә игътибарны арттырыйк әле. Бәрәңге яисә кукуруз крахмалыннан эшләнгән битлекләр җыерчыклардан котылырга ярдәм итә.

Бу битлекләр ботоксны алмаштыра ала. Матурлык өчен ясалган уколлардан аермалы буларак, крахмалның тирегә бернинди дә зыяны юк.

Берничә җиңел генә рецепт:
1). 1 калак крахмалны җылы суда җебетергә, шуңа тугланган бер йомырка агы һәм берничә тамчы лимон суты кушарга.

2). 1 чәй калагы тоз һәм 1 аш кашыгы крахмалны җылы сөттә ботка хәленә килгәнче сыекларга. Шуңа тагын 1 чәй калагы бал өстәргә. Бу катнашманы скраб урынына кулланырга була.

3). Бер калак крахмалны шул ук күләмдә кефирда болгатырга, шуңа бер йомырка агы кушарга.
Бу битлек җыерчыкларны гына бетереп калмый, битнең тонусын да күтәрә.

4). Берәр калак крахмал һәм изелгән бананга өй каймагы өстәргә.

Битлекләр чиста биткә генә эшләнә һәм аларны 30-40 минут тотарга киңәш ителә. Мондый битлекләрне атнасына 3-4 тапкыр эшләргә кирәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас