– Әлеге вакытта Русия Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 санлы указы буенча, хәрби хезмәткәрләрне контракт буенча хезмәттән азат итүгә мораторий кертелгән. Бу указ гамәлдә булган чорда түбәндәге нигезләр буенча гына хезмәттән азат итәргә рөхсәт ителә:
“5. Өлешчә мобилизация чорында контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрбиләрне, шулай ук Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Русия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәттән азат итүнең түбәндәге нигезләрен билгеләргә:
а) яшь буенча – алар хәрби хезмәттә булуның чик яшенә җиткәч;
б) сәламәтлекләре торышы буенча – хәрби-табиблык комиссиясе тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип танылу сәбәпле;
в) иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләү турында суд карарының законлы көченә керүе”.
Әгәр дә сездә мондый нигезләр булмаса, Сез хезмәттән азат ителә алмыйсыз.
Фото: башинформ