Чаңгы шуу организмга бик файдалы. Атайп әйткәндә, ул форманы яхшыртуда һәм тонусны саклауда ярдәмче. Дөресен әйткәндә, башка теләсә нинди күнегүләр кебек үк, безнең организм актив үсештә, мускул тукымасы йөкләнешкә җайлаша, арта һәм ныгый, үпкәләр, чыдамлык, кардио күләме үсә.
Чаңгы шуу энегия бирә. Һәм сүз безнең чыдамлырак булуыбыз турында гына бармый. Бу чыннан да озаграк эшкә сәләтле булып калырга ярдәм итүче психологик фактор да.
Озак итеп чаңгыда йөрү йөрәк мускулларына эшләргә мөмкинлек бирә, аны ныгыта. Моннан тыш, югары булмаган, әмма тигез йөкләнеш метаболизмны яхшырта, мускул тукымасының тизләтелгән үсешенә ярдәм итә.
Калорияләр яндыру һәм артык авырлыктан котылу өчен дә кирәк ул. Бер сәгать эчендә саф һавада ашыкмыйча йөреп кайту меңнән артык килокалорияне юк итә. Бу бик шәп күрсәткеч. Интенсив йөгерү белән чагыштырыйк, ләкин бу очракта арыганлык дәрәҗәсе дә азрак, организмга зыян да килми.
Чаңгыда йөрү бик күп мускулларның комплекслы эшен тәэмин итә.