-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 февраль , 15:55

Итле шулпа эчегез...

Табиблар, кинәт башланган салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә.

Итле шулпа эчегез...
Итле шулпа эчегез...
Алдагы көннәрдә 34 градуска кадәр суыта, дип фаразлый синоптиклар. Табиблар, кинәт башланган салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә. Организм әле өйрәнеп өлгермәгән була. Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин. Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.

Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.
Шулай ук, көчле салкыннар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.

Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар каһвә эчәргә, шулай ук күбрәк ит һәм банан ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа эчү файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

 
 
 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: