+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 февраль 2024, 05:50

Исемемне үзгәртергә иде...

– Мин фамилиямне, исемемне һәм әтинең исемен үзгәртү турында сорау белән мөрәҗәгать итәргә телим. Картәниемнең фамилиясен, әтинең исеме урынына үги әтинекен алырга телим, исемемне дә үзем сайлаганга алмаштырырга иде. ЗАГСта моңа каршы килмәсләрме? Әллә моның өчен җитди нигезләр кирәкме?

Исемемне үзгәртергә иде...Исемемне үзгәртергә иде...
Исемемне үзгәртергә иде...
–14 яшькә җиткән һәр кеше үз исемен дә, фамилиясен дә, әтисенең исемен дә үзгәртергә хокуклы ( “Гражданлык хәле актлары турында” 143-ФЗ санлы Федераль законның 58нче мәддәсе).
 
Аларны үзгәртү өчен ЗАГСка яшәү урыны яисә туганда дәүләт теркәве үткән урын буенча исем үзгәртү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исем үзгәртү турындагы гариза ул бирелгән көннән бер ай эчендә гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан каралырга һәм, әгәр дә ЗАГС исем үзгәртүне дәүләт теркәвеннән баш тартса, аның җитәкчесе баш тарту сәбәбен язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш (бу карарга судта шикаять бирелергә мөмкин).
Дәүләт пошлинасы 1600 сум тәшкил итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас