+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 февраль , 16:30

Иң уңышлы көннәр башланды!

Февральдә помидор һәм татлы борыч утыртучылар өчен берничә киңәш.

Иң уңышлы көннәр башланды!
Иң уңышлы көннәр башланды!
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр февраль башында помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен утыртты инде. Шулай ук, чәчәк орлыкларын да иртәрәк утыртучылар бар. Бүген шул үсентеләрне күчереп утырту өчен дә, помидор, татлы борыч, баклажан орлыкларын күпләп утырту өчен дә уңышлы вакыт башлана.

Үсеп килүче Ай 19-21 февральдә Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү, февраль башында утырткан үсентеләрне күчереп утырту өчен бу айда иң уңышлы көннәр санала. Яшелчә орлыкларын утыртучылар шушы киңәшләрне тотса, мул уңыш алачак.

Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен үсентеләрне аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән үсенте җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк өлгерә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.

27-29 февральләр дә орлык утырту, үсентеләрне күчерү өчен уңайлы көннәр булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 24 февральдә, ягъни Ай тулган көнне, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: