+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 февраль 2024, 10:32

Йокысызлыктан интегәсезме?

Шушы ысулларны кулланып карагыз әле.

Йокысызлыктан интегәсезме?Йокысызлыктан интегәсезме?
Йокысызлыктан интегәсезме?

Йокысызлыктан бөтнек белән мәтрүшкәле мендәрләр коткара.

– Мендәрне бөтнек, мәтрүшкә, абага, яран гөл, чикләвек, дәфнә яфраклары, нарат ылысы, роза аерчаклары белән тутырыгыз.

– Йомшак тукымадан бәләкәй капчык-төенчек әзерләп, шуңа ике аш кашыгы төелгән колмак салырга һәм, тегеп, мендәр астына куярга кирәк.

– Ылыслы ванна, яки тырнак гөле, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса (һәр үлән 50 г) төнәтмәсе ваннасы керегез. 5–7 тапкыр көн аралаш унар минут кабул итегез.

– Кич белән йоклар алдыннан 1 сәгать кала бер стакан кайнар сөт яисә суга 1 кашык бал туглап эчкәндә тиз йокыга кителә.

– Төнгә каршы аякларны кайнар суда тоту да арыганлыкны бетерә, нерв системасын тынычландыра.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас