+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 февраль , 10:36

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?

Һәрбер хуҗабикәнең көндәлек тормышта куллана торган серләре бар. Шулай ук, һәр хатын-кызның аеруча уңышлы килеп чыккан камыр ашлары бар. Аш-суга оста булган хуҗабикәләрнең кайбер киңәшләренә күз салыйк әле.Әгәр суыткычта йомырка калмаган булса, нишләргә? Шушы сорауга бүген алар җавап бирә.

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?
Йомырканы нәрсә алыштыра ала?

Йомырканы нәрсә алыштыра ала?
Әче камырга:
1 йомырка — 2 аш кашыгы бәрәңге яки кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы коры сөт, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы су, 2 чәй кашыгы пекарня порошогы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы сөт, ярты аш кашыгы сода, лимон согы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы сөт, 1/4чәй кашыгы көпшәкләгеч (рахрыхлитель).

Татлы камырга:
1 йомырка — изелгән 1 банан.
1 йомырка — 3 аш кашыгы чикләвек мае.
1 йомырка — 2 аш кашыгы суда җебетелгән солы лачаулары (хлопья).
1 йомырка — 3 аш кашыгы майонез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: