+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 февраль , 14:39

Җилкәдәге утырымнан ничек котылырга?

Ни өчен җилкәдә шундый калкым барлыкка килә, аннан ничек котылырга?

Җилкәдәге утырымнан ничек котылырга?
Җилкәдәге утырымнан ничек котылырга?

⠀Күп кенә хатын-кызларда 35-40 яшьтән соң җиденче муен умырткасы өстендә җилкәдә еш кына "горбик" - майлы утырым барлыкка килә.

Ул муен артерияләрен кысарга, баш миенең һәм муен зонасының гипоксиясенә (кан белән тәэмин ителеше бозылуына) китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны бетерсәгез, яхшырак.

Моның өчен:
⠀- 3 аш кашыгы зәйтүн маен һәм 1 чи йомырканы стаканга салып, болгатырга;
- шул ук күләмдә скипидар һәм 6 процентлы аш серкәсе (якынча өчтән бер стакан скипидар һәм уксус) кушарга һәм янә җентекләп болгатырга;
- 15-20 минутка "горбик"ка мазь салырга кирәк.

Соңыннан җылымса су белән юыгыз. Берничә процедурадан соң файдасы сизелергә тиеш.
Шул ук мазьны тозларны бетерү өчен дә кулланалар!

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: