+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 февраль , 12:30

Магнит давылларыннан куркасызмы?

Аны җиңел үткәрер өчен нишләргә?

Магнит давылларыннан куркасызмы?
Магнит давылларыннан куркасызмы?

Һава торышы үзгәрүгә бик сизгер кешеләр бармы арагызда? Кайчандыр сынган урыннарыгыз булса, һава торышы үзгәрер алдыннан төн йокламый чыкканыгыз да бардыр. Әгәр шулай булса, түбәндәге киңәшкә күз салыгыз.

Магнит давыллары көтелә, дисәләр, алдан шушы эчемлекне эчсәгез, көн җиңел уза. Аны ясавы да бик җиңел. Бер стакан кайнаган сөткә 1 чәй кашыгы кипкән бөтнек яфрагы салып болгатасың да шуны 5 минут төнәтәсең.

Шуннан бөтнек яфракларын алып, төнәтмәне ярты сәгать тоткач, сөзеп эчәсең. Шифасы һичшиксез булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: