+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Холестеринны киметүнең бик гади ысулын беләсезме?

Сез дә бу ысулны сынап карагыз әле.

Холестеринны киметүнең бик гади ысулын беләсезме?
Холестеринны киметүнең бик гади ысулын беләсезме?
Табиб-реабилитолог һәм телевидение алып баручысы Сергей Агапкин “Россия 1” каналындагы тапшыруда әстерхан чикләвеге куллану холестерин дәрәҗәсен киметә, дип белдерде.
"Чыннан да, әстерхан чикләвеге холестерин дәрәҗәсен күтәрми. Киресенчә, аны киметүгә ярдәм итә”, — диде белгеч бу чикләвекнең файдалы якларын ачып.

Табиб-невролог Ольга Фурман, шулай ук, әстерхан чикләвегенең баш мие өчен бик файдалы булуын ассызыклый. Аның сүзләренчә, көненә алты чикләвек ашау җитә.
“Табигать, әстерхан чикләвеген булдырганда, кешеләргә аларны ашау акылга файдалы икәнен ачык күрсәтеп калдыра — аларның формасы юкка гына баш миенең ярымшарын хәтерләтми торгандыр бит. Әстерхан чикләвегендә омега-3 кислотасы бар, алар ми эшчәнлегенә, хәтергә, нерв системасына тылсымлы рәвештә тәэсир итә”, — дип аңлата белгеч.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: