Балны төнгелеккә ашап яту тагын да файдалы икән.
Төнлә татлы ризык ашау зарарлы, әмма бал аз дозада организмга шифалы йогынты ясый.
Нәкъ төнлә безнең организмның төп механизмнары эшли: бер калак бал артык майны яндыра, матдәләр алмашын тизләтергә ярдәм итә. Бал бавыр күзәнәкләренең яңарышына тәэсир итә, аеруча төнлә актив йогынты ясый: бавырга токсиннарны чыгарырга булыша.
Вируслы һәм бактерияле авыруларны профилактикалау өчен дә бал яхшы чара. Бу хакта "Сәламәтлек" телеграм-каналы язган.