+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йомырка кабыгы - яхшы ашлама!

Җиләкләр уңсын өчен гади генә киңәшне истә тотыгыз.

Йомырка кабыгы - яхшы ашлама!
Йомырка кабыгы - яхшы ашлама!

"Берничә ел элек, йомырка кабыгы җиләк бирүче куаклар өчен бик файдалы ашлама, дип ишеткән идем. Инде ничә ел чи йомырка кабыгын ташлаганым юк, җыеп барам. Аларны юам, эчендәге элпәсен алам һәм, киптереп, тартмаларга тутырам.

Көз көне әлеге кабыкны уклау ярдәмендә изәм һәм яфрак койган куакларның төпләренә чокыр ясап салып чыгам һәм өстен туфрак белән күмәм. Кышкы дым әлеге файдалы ашламаны тамырга илтеп җиткерә. Ә уңыш елдан-ел арта, мин бик канәгать!" дигән бер ханым социаль челтәрләрдә.

Шунда ук комментарийларда бу ысулның, чыннан да, яхшы нәтиҗә бирүе турында язганнар.

Сез дә сынап карагыз!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: