+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үсентеләргә яктылык җитәме?

Яктылык мулрак булсын өчен фольга кулланыгыз.

Үсентеләргә яктылык җитәме?
Үсентеләргә яктылык җитәме?

Ниһаять, тәрәзә төпләрендә беренче үсентеләр күренә башлады. Тәҗрибәле бакчачылар үсемлекләргә су, файдалы матдәләр белән беррәттән, җитәрлек күләмдә яктылык кирәклеген дә яхшы белә.

Март аен бездә кышка кертеп караучылар да күп, чөнки көннәр суык, кояш әле җитәрлек күләмдә яктыртмый. Шуңа да яктылык турында үзебезгә хәстәрләргә кирәк. Лампа кулланмыйча, тәрәзәдән төшкән яктылыкны ничек итеп күбрәк «сирпергә»? Сере бик гади генә. Моның өчен азык-төлек фольгасыннан файдаланырга мөмкин.

Фольганы берәр нинди тактага ябыштырып, экран ясыйбыз да тәрәзәнең буеннан-буена (бүлмә ягыннан) үсентеләргә һәм тәрәзәгә каратып урнаштырабыз. Болай эшләгәндә фольга урамнан төшкән яктылыкны ике тапкыр диярлек арттырачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: