+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
15 март 2024, 09:40

Помидорның иң тәмлесен үстерәбез

Бакчачылар аның кайсы сортларына өстенлек бирә?

Помидорның иң тәмлесен үстерәбезПомидорның иң тәмлесен үстерәбез
Помидорның иң тәмлесен үстерәбез
Тәҗрибәле бакчачылар теплицада помидорның индетерминант төрдәгесен үстерәләр. Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Аеруча җәйге салатлар, бутербродлар өчен яхшы алар. Индетерминант типтагы помидорлар 2 метрга кадәр үсә, аның артык сабакларын кисеп, 1-2 сабак кына калдыралар. Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Тяжеловес Сибири”, “Пузата”, “Третьяковский”, “Розовый бык”, “Орлиное сердце”, “Батяня”, “Бакинский великан”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.
Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “Клубничка желтая”, “ Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.

 
 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас