+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кәбестәнең берничә төрен утыртыгыз!

Аларның яман шеш белән көрәшүдә файдасы бар.

Кәбестәнең берничә төрен утыртыгыз!
Кәбестәнең берничә төрен утыртыгыз!
Табиб һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Елена Малышева безнең организмның яман шешләр белән көрәшүенә ярдәм итүче ризыкларны атады.

Белгеч, башлы кәбестә, брюссель кәбестәсе, шулай ук брокколи онкология авыруларына каршы торырга ярдәм итәләр, дип белдерә. Аларның сере — бу яшелчәләрдә сульфорафан булуда.

Ул яман шеш күзәнәкләренә үрчергә мөмкинлек бирми һәм шеш үсешенә юл куймый. Моннан тыш, бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.

Мәсәлән, брюссель кәбестәсе һәм брокколи сульфорафаны бактерияләрнең зур спектрын нейтральләштерә. Иммунолог Продеус билгеләп үткәнчә, бу матдә горчица белән бергә кулланганда иң файдалысы санала.
Брокколиның никадәр файдалы булуын аңлар өчен анда сульфорафанның җиде тәүлеклек нормасы барлыгын белү җитә, гәрчә башлы кәбестәдә ул ике генә булса да, дип ассызыклый белгечләр.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: