Рәсми мәгълүматлар буенча, 2023 елда Башкортстанда 84 меңнән артык ипотека кредиты бирелгән, бу, аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк. Агымдагы елда да ипотека кредитыннан файдаланучылар саны кимеми. Бу аңлашыла да, әти-әни кочагыннан аерылып, үз тормышын корып яши башлаучы яшь гаиләләргә фатир сатып алу җиңел түгел. Дистә еллар буена түләргә туры килсә дә, ярый шул ипотека бар әле, дибез. Башкортстанда ипотекага ихтыяҗ зурмы? Фатир сатып алганда мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нәрсәләргә игътибар итү зарур? Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Әрдәширов белән шушы хакта әңгәмәләштек.
– Илфат Рәшитович, торак ипотекасы булгач, димәк, аңа карата ниндидер чикләүләр дә бардыр? Мәсәлән, ипотекага алган торакны сатарга мөмкинме?
– Ипотека торакның сатып алучы милкендә булуын һәм шул ук вакытта банк (кредит оешмасы) өчен залог объекты булуын аңлата. Шуңа күрә мондый күчемсез милекне сату, алыштыру һәм башка килешүләр төзү бары тик банкның залог тотучысы (яки “банк” кына дисәк тә була) ризалыгы белән генә мөмкин. Шул рәвешле, ипотекада булган милекне банк ризалыгы белән сатарга мөмкин, шул ук вакытта залог закон буенча банк файдасына сакланачак.
– Ипотеканы түләп бетергәннән соң бу хакта “Росреестр”га кем хәбәр итәргә тиеш? Банкмы, бурыч түләүчеме?
– Кредитны түләп бетерү ипотека тәмам дигән сүз түгел әле. Моның өчен мотлак рәвештә Дәүләт реестрына ипотека турында язманы юкка чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ипотека турында язу банк һәм фатир хуҗасының уртак гаризасы нигезендә, яки бары тик банк гаризасы нигезендә алына. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “закладная” бирелүенә яки бирелмәвенә карамастан, ипотека турында язманы алуны банк сездән башка да башкара ала. “Закладная” – ул ипотека буенча банкның хокукларын билгеләүче документ. Анда кредит алучы, банк турында белешмә, кредит килешүе, ипотека буенча бурыч һәм процентлар күләме, кредитның күпме вакытка бирелүе күрсәтелә. Менә шундый документ бирелмәгән булса, бу очракта, ипотека язмасын алу турында гариза белән “Росреестр”га банк мөрәҗәгать итә ала. Моны ул электрон рәвештә дә башкара ала. Әгәр инде “закладная” бирелмәгән булса, мондый язуны бетерү өчен гаризаны Күпфункцияле үзәк офислары аша тапшырырга кирәк.
– Ипотека түләнеп бетте, ә менә “Росреестр”да бу хакта язу юк. Күчемсез милек хуҗасы аны сата аламы? Яки төрле авырлыклар килеп чыгу ихтималмы?
– Чикләүләрне алу вакыты закон тарафыннан каралмаган. Ләкин бу эшне озакка сузарга кирәкми, ни кадәр иртәрәк эшләсәң, ипотека алучы өчен шулкадәр яхшырак һәм хәвефсезрәк тә. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, банк алдында барлык йөкләмәләр үтәлмичә, сез күчемсез милек белән иркен рәвештә идарә итә, шул исәптән сата алмаячаксыз. “Росреестр” мондый килешү буенча хокукларны теркәүне туктатып торачак һәм чикләүне алганнан соң гына теркәү мөмкин булачак. Икенчедән, сез ипотека алган банк яки кредит оешмасының лицензиясе алынуы яки банк ябылырга мөмкин, һәм чикләүләрне алу буенча авырлыклар килеп чыгачак. Ипотека турындагы язу өч эш көне эчендә алына, моның өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми.
– Ипотека кредитын түләп бетергәч, чикләүләр булмавын раслаучы яңа өземтә алу кирәкме?
– Моны милекче үзе хәл итә.
– Торак белән бәйле хокукларны һәм килешүләрне теркәү өлкәсендә белгеч буларак, “Кызыл таң” гәзитен укучыларга фатир сатып алганда мошенниклар тозагына эләкмәс өчен берничә киңәш биреп китсәгез иде.
– Мошенниклар корбаны булмас өчен, килешү төзер алдыннан кызыксындырган объект буенча “Росреестр”дан өземтә сорарга, ә сатучылардан документларның күчермәсен түгел, ә төп нөсхәсен таләп итәргә киңәш итәм. Ә инде ышанычлы кешеләр белән килешү төзегән вакытта, һичшиксез, милекче белән күзгә-күз очрашырга һәм аның килешүне тормышка ашыру ниятенә инанырга кирәк. Шулай ук дәүләт теркәве уздырганчы сатучыга барлык сумманы тапшырырга ашыкмагыз, түләүне кредит учреждениеләре аша башкару яхшырак.
– Илфат Рәшитович, әңгәмә һәм тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Күчемсез милек алучылар өчен алар бик файдалы булыр, дип уйлыйм.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.