– Русия законнары буенча, эш булмаса, ә пенсиягә кадәр ике ел калса, вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин.
Аны барлык эшсезләргә дә түгел, ә түбәндәге шартлар үтәлгән очракта гына билгелиләр:
– кеше кыскартылу яки предприятие ябылу аркасында эштән бушатылган;
– эшсез кеше мәшгульлек хезмәтендә исәптә тора;
– аның 20 яки 25 ел стажы бар;
– пенсия өчен баллар җитәрлек;
– яшь буенча гадәти пенсиягә кадәр ике ел калган;
– эш табып булмый.
Сезнең очракта җавап: әйе, була аласыз.