-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 март 2024, 11:18

Ничек тизрәк тамырландырырга?

Ә сез белә идегезме?

Ничек тизрәк тамырландырырга?
Ничек тизрәк тамырландырырга?

Ботакларны тамырландырырга куйганда аларның яфраклары булмаса, алар караңгы урында тизрәк тамырланачак, ә менә 1-2-3 яфраклары булса, бу очракта аларга якты урын кирәк.

Үтәкүренмәле савытта озаграк тамыр җибәрәләр, ә үтәкүренмәле булмаганында - тизрәк.

Ботакларны тамырландырырга куйганда су күп салсагыз, аста кислород аз булачак һәм алар тамырлана алмыйча чери башлый.

Ботакларны тамырландырырга куйган суны алмаштырырга ярамый, ә өстәп торырга кирәк. Су алмаштыру алар өчен стресс була.

Ботакларны тамырландырырга салган суга 1 төймә активлаштырылган күмер салыгыз.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас