+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уңышлы көннәр башлана!

Помидор утыртырга әле дә соң түгел.

Уңышлы көннәр башлана!
Уңышлы көннәр башлана!
28-29 мартта кимүче Ай Чаян йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү, февральдә, март башында утырткан үсентеләрне күчереп утырту өчен бу айда иң уңайлы көннәр санала.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр февраль һәм март башында помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен утыртты инде. Шулай ук, чәчәк орлыкларын да иртәрәк утыртучылар бар. Бу көннәрдә шул үсентеләрне күчереп утырту өчен дә, чәчәк орлыклары һәм тозлый торган помидорлар, яшел тәмләткеч үләннәр утырту өчен уңышлы вакыт булачак.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Розовое чудо”, “Пышка” кебек тиз өлгерә торган сортларын сайларга мөмкин.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: