Интернет челтәренә кушылу буенча тариф бәяләре аена уртача 500 сум тәшкил итә, телевидение 300дән алып 1000 сумга кадәр акча сорый, өстәвенә, мобиль элемтә тарифлары 400 һәм зуррак суммаларга җитә. Шулай итеп, барысы бергә аена 1200дән алып 2000 сумга кадәр “кесәгә суга”. Ә автор әлеге хезмәтләр өчен бер тиен дә түләми. Алай буламы икән соң? Була! Һәм һәр кеше бу мөмкинлектән файдалана ала.
Иң беренче чиратта безгә “кызыл” мобиль элемтә операторының СИМ-картасы кирәк булачак. Әгәр сездә ул бар икән – бу адымны уздырып, икенчесенә күчегез. СИМ-карта булмаса – яңаны алыгыз яки номерыгызны “кызыл” мобиль элемтә операторына күчерегез (“MNP / Mobile number portability” хезмәте).
Алга таба шул ук “кызыл” мобиль элемтә операторының банк бүлекчәсенә барып (алар, гадәттә, операторның элемтә салонында ук урнашкан), түләү стикеры (платежный стикер / Pay Tag) алырга кирәк булачак. Мондый манипуляцияләр ни өчен кирәк? Стикер кечкенә пластик “наклейка”дан гыйбарәт. Ул телефонның артына ябыштырыла һәм аның ярдәмендә контактсыз рәвештә түләп була. Ә мондый түләү ысулының файдасы бик зур: стикерга берничә банкның МИР картасын теркәп була. Кыскасы: бер җайланмада сез берничә банк картасы йөртә алачаксыз (түләү стикеры банк картасыннан акча алып түләячәк).
Стикер ярдәмендә түләгәндә кибетләрдән – 5 процент, бөтен башка түләүләрдән – 1 процент, аерым очракларда (“кызыл” операторның партнерларыннан) – 25 процентка кадәр кэшбек кайтарылачак (мәкалә язылганда шундый мәгълүмат иде, үзгәрергә мөмкин). Өстәвенә, сез икеләтә кэшбек алачаксыз: стикер белән кулланган өчен дә (кэшбек “кызыл” операторның шәхси кабинетына кайтарылачак), банк картасына да (картагызның шартлары белән тулырак танышыгыз). Нәкъ кэшбектан кайткан балларны без Интернет, телевидение һәм мобиль элемтәгә түләү өчен сарыф итәчәкбез.
Ә хәзер төп сорауга кайтыйк: Интернет, телевидение һәм мобиль элемтәдән ничек бушлай кулланырга?
Шәһәр халкы өчен:
“Кызыл” мобиль элемтә операторына шалтыратыгыз. Интернет һәм телевидение хезмәтләреннән кулланырга теләвегез турында белдерегез.
Киңәш: СИМ-карта тәкъдим итсәләр – алмагыз (бу адымда сезнең СИМ-карта инде булырга тиеш, яңалары сезгә кирәк булмаячак). Әгәр дә роутерыгыз үзегезнеке булса, оператордан шул роутер ярдәмендә Интернет кертү мөмкинлеге каралганмы икәнен ачыклагыз. Гадәттә, операторлар үзләренең роутерын сатып алырга яки арендаларга тәкъдим итә (роутерыгыз булмаса яки үзегезнеке бу операторга ярашлы булмаса гына яңаны алыгыз). Аларның роутерының бәясе уртача – 3000 сум, арендага – аена 100 сум. Телевидение өчен дә өстәмә җиһаз (ТВ-приставка) тәкъдим ителәчәк. Аны да алмаска була. Хәзер халык, бигрәк тә яшьләр, ТВ карамый. Сез дә карамасагыз – ТВ кертмәгез (аны кертү мотлак түгел). Әгәр сездә “акыллы” телевизор икән (SMART TV), өстәмә рәвештә ТВ-приставка алмагыз, телевизорда шул операторның KION дигән кушымтасыннан кулланыгыз (ул тулысынча приставканың функцияләрен үти).
Мастер килеп, Интернет челтәренә тоташтырачак. Кирәк булган очракта өстәмә җиһазлар куячак, килешүгә кул куярга тәкъдим итәчәк. Булды, димәк, хәзер сездә бер операторның өч хезмәте: Интернет, телевидение һәм мобиль элемтә. Өч хезмәт өчен ай саен бер түләү сезнең мобиль элемтә номерыннан алыначак. Бу – инде үзе экономия. Ләкин без шул хезмәтләрдән тулысынча бушлай кулланачакбыз.
Моның өчен түләү стикерыннан актив кулланыгыз: кибетләрдә һәм башка урында аның ярдәмендә түләгез. Ай дәвамында шәхси кабинетыгызда шул түләүләрдән байтак кына кэшбек җыелачак. Хезмәтләр өчен түләү көне җитәр алдыннан операторның шәхси кабинетына яки кушымтасына кереп, кэшбекны номерыгызга күчерегез. Түләү эшләнгәндә башта кэшбек салдырылачак, ул җитмәсә – калганы акчалата номердан алыначак (шуңа күрә кэшбекны җитәрлек күләмдә күчереп куярга кирәк). Булды.
Шәһәрләрдә “кызыл” мобиль элемтә операторының хезмәтләре актив җәелдерелгән. Ә кечкенә шәһәрләрдә яки авылларда мондый экономиядән кулланып буламы? Мондый урыннарда түләү стикерыннан да актив кулланып булмый, Интернет һәм телевидение кертү буенча хезмәтләр бөтенләй күрсәтелмәскә мөмкин. Шулай да экономия бар! Сөйлим.
Авылда һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен экономия ысулы:
Шулай ук “кызыл” мобиль элемтә операторының СИМ-картасы кирәк булачак. Ләкин, логика буенча да аңлашылып тора: сезнең торак пунктта бу операторның кәрәзле челтәре тотарга тиеш, булмаса – бу ысул сезгә туры килми.
Шулай ук алдарак язылган адымнардагыча, шул операторның банк бүлекчәсенә барып, түләү стикеры һәм/яки дебет банк картасы алырга кирәк. Ни өчен банк картасы? Авыл җирендә түләү стикеры яраксыз булырга мөмкин. Ә банк картасы булса – аның ярдәмендә Интернетта да, кибетләрдә дә түләп булачак (кэшбек күләме түләү стикерыныкы кебек үк булачак).
Алга таба, операторның салонына барып, “юлдаш” телевидениесе һәм Интернет кертергә теләвегезне белдерегез. Бу очракта җиһазларны тулысынча үзегезгә сатып алырга туры киләчәк. Монда спутник телевидениесе өчен “тәлинкә”, приемник һәм башка җиһазлар; Интернет өчен роутер кирәк булачак.
Киңәш: авыл җирендә, ихтимал, “юлдаш” телевидениесе җиһазларын сезгә куеп бирмәячәкләр, шулай да паникага бирелмәгез. Моның бер авырлыгы да юк. Тәлинкәне тәкъдим ителгән инструкция буенча җыеп, беркетегез (ныгытып куймагыз, аны төрле якка борырга кирәк булачак), ресиверны кабызып, Көйләү/Настройка на спутник пунктына керегез. Алга таба тәлинкәнең үзен акрын гына горизонталь һәм вертикаль киңлектә йөртеп сигналны табарга тырышыгыз. Экранда сигнал куәте (мощность/сила сигнала) 50 һәм күбрәк дәрәҗәдә чыккач, тәлинкәне ныгытып беркетегез. Ә Интернетка килгәндә, роутерга аерым алынган СИМ-карта куярга кирәк булачак (роутер Интернетны “кәрәзле” элемтәдән алачак һәм йортка вай-фай итеп таратачак).
Спутник телевидениесе һәм кәрәзле челтәрдән алып таратылган вай-файның плюслары: авылларда, гадәттә, бу хезмәтләр өчен бер генә компания тәкъдим ителә. Монополист булгангамы, башка сәбәпләр беләнме, хезмәтләрнең сыйфаты бик түбән була (Интернетка тоташу өзелә, телевидение бөтенләй күрсәтми торырга мөмкин). Спутник телевидениесе бик сирәк “сбой”ларга дучар була, ә “кәрәзле” челтәр, асылда, теләсә кайсы шартларда эшли. Димәк, мин язган ысулдан куллансагыз, йортыгызда һәрвакыт тотрыклы рәвештә телевидениегә һәм Интернетка тоташу булачак.
Алга таба шулай ук түләү стикерыннан яки банк картасыннан актив кулланып, җыелган кэшбекны элемтә хезмәтләренә сарыф итәргә кирәк. Шулай итеп, өч хезмәт сезнең өчен тулысынча бушлай булачак.
Мондый экономия ысулы әлегә эшли. Ләкин соңрак аны бетерергә дә мөмкиннәр, ә тарифларның бәясе артуы ихтимал. Шуңа күрә мондый ысулдан файдаланып калырга киңәш итәм. Алга таба бәяләр күтәрелсә дә, экономия ысуллары үзгәрсә дә – сез, даими сатып алучы буларак, шул ук шартларда калачаксыз.
Киңәш: оператордан хезмәтләр өчен вакытлы яки даими ташлама алыр өчен кечкенә хәйлә бар. Кушымтага яки сайтка керегез, Ярдәм/Поддержка пунктына керегез (телефон буенча шалтыратырга да була). Башка операторда шундый ук хезмәтләрнең бәясе арзанрак булуы хакында белдерегез. Ахырда шул операторга китәргә планлаштыруыгыз турында да әйтегез. Көндәшлек үз эшен эшләячәк – сезгә ташлама бирәчәкләр.