– Әгәр килешүдә сезнең хезмәт хакы 25000 сум күләмендә билгеләнгән булса, завод салым агенты буларак (яки техникум, әгәр заводның акчасын ул түли икән), әлеге суммадан физик берәмлекләрнең кеременә салымның (НДФЛ) 13 процентын тотып калырга тиеш. 25000 сумнан салым суммасы 3250 сум тәшкил итә, димәк, кулыгызга сез 19000 сум түгел, ә 21750 сум алырга тиеш.
Сездән тотарга теләгән акчаның нинди комиссия икәнлеге аңлашылмый. Бу очракта Хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага техникумның законсыз гамәлләре турында шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклысыз.