+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 апрель 2024, 06:30

Пилотсыз аппаратлар һөҗүменнән ничек сакланырга?

Моның өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Пилотсыз аппаратлар һөҗүменнән ничек сакланырга?Пилотсыз аппаратлар һөҗүменнән ничек сакланырга?
Пилотсыз аппаратлар һөҗүменнән ничек сакланырга?

МЧС пилотсыз аппаратлар (БПЛА) һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инфографика бастырды.

Әгәр кеше бинада булса, мөмкинлек бар икән, түбән катларга, подвалга яисә парковкага төшәргә кирәк. Лифтны кулланырга ярамый, ул туктап калырга мөмкин.

Әгәр кеше фатирда икән, тәрәзәдән читтәрәк урын табарга кирәк. Гадәттә, бу - ванна бүлмәсе. Анда идәнгә утырырга кирәк. Бернинди очракта да тәрәзәләргә якын килергә ярамый, дип киңәш итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урамда булганда, шунда ук якындагы бинада, җир асты кичүендә яисә парковкада яшеренергә кирәк.
Транспортта булганда, аннан чыгып, ышык урын табарга кирәк.

Һөҗүмнән соң БПЛА, яки аның өлешләре табылганда, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китегез. "112" номеры буенча табыш турында шунда ук хәбәр итегез. Операторга исем-фамилиягезне һәм пилотсыз аппаратны табу урынын әйтегез.

«Кызыл таң» хәбәр иткәнчә, кичә Татарстанда пилотсыз аппаратлар «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясенә, республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләр бар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас