+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 Апреля 2024, 14:59

Колготкалар ертылмасын өчен нишләргә?

Яз җитте инде, башланыр хәзер...

Колготкалар ертылмасын өчен нишләргә?Колготкалар ертылмасын өчен нишләргә?
Колготкалар ертылмасын өчен нишләргә?

Һәр хатын-кыз ныклы һәм чыдам капрон колготкалар табуның никадәр авыр икәнен белә. Югары бәя дә, танылган бренд та колготкаларның берничә тапкыр киеп салгач та күзе китмәвеннән коткара алмый. Кайчак атнасына 3-4 пар кирәк бит!

"Уютный дом" дзен-каналы авторы капрон әйберләрнең гомерен шактый озайтырга мөмкинлек бирәчәк лайфхак тәкъдим итә. Җитмәсә, бу ысул сынауны уңышлы үткән.

Шулай итеп, сер гади - чәчкә сиптерә торган лак! Аны колготкаларның иң еш тишелә торган урыннарына - үкчә, бармаклар тирәсенә сиптерү дә җитә, диләр. Өстәвенә, бу тукыма аякка ябышудан да коткара.

Шулай эшләп карыйк, кызлар, ничек булыр икән?

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас