+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 апрель , 14:30

Суган утырту серләре

Шушыларны истә тотсагыз, мул уңыш алырсыз.

Суган утырту серләре
Суган утырту серләре
Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп, «мулла»ланырга – көпшә җибәрергә мөмкин, дип яза "Ватаным Татарстан".

*Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.

*Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.

* Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.

* Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: