+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 Апреля 2024, 13:06

Кызыл эремчекне ничек ясыйлар?

Кызыл эремчек яратасызмы? Аны эшләү авыр түгел.

Кызыл эремчекне ничек ясыйлар?Кызыл эремчекне ничек ясыйлар?
Кызыл эремчекне ничек ясыйлар?

6 стакан кибет катыгын кәстрүлгә салабыз, кайнатып чыгарабыз, 3-5 минут пешерәбез, марля яисә иләк аша сөзәбез. Эремчек әзер!

1 килограмм эремчеккә 1 стакан сөт, яки әчегән сөт, 1 стакан шикәр өстибез дә кызарганчы пешерәбез. Ярмалы килеп чыга, шикәр салмаска да була.

3 литр сөт белән 0,5 литр эремчек суын кайнатып чыгарабыз, эретмәне талгын утта өч сәгать тирәсе суы беткәнче тотабыз. Аннары 50 грамм атланмай белән 130 грамм шикәр өстибез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас