+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 апрель , 09:10

Бу ялларда кишер утыртыгыз!

Тәмле кишер үстерәсегез киләме? Аның үз серләре бар.

Бу ялларда кишер утыртыгыз!
Бу ялларда кишер утыртыгыз!
Кишерне җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый. Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер яисә петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.

Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.

Кишерне, гадәттә, апрельдә үк, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утырталар. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Кишер кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам. Ә менә аны көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә.

Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.

Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин.

 
Фото: hot-info.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: