+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 апрель , 11:52

Эх, теге матур күлмәккә тагын сыеп булмый!

4 көн эчендә 2 килограммга ябыгып буламы? Була, әлбәттә!

Эх, теге матур күлмәккә тагын сыеп булмый!
Эх, теге матур күлмәккә тагын сыеп булмый!

Эх, теге матур күлмәккә тагын сыеп булмый! Берничә көннән бәйрәмгә барасы бит! Борчылмагыз, сезгә 4 көндә 2 килограммга ябыктыра торган шәп диета тәкъдим итәбез!

Беренче көн
Иртәнге ашка 1 стакан яңа сыгылган кызыл чөгендер һәм кишер согы эчегез. Ул организмга көч кертә, эчәк эшчәнлеген яхшырта. Башка төрле яшелчә, җиләк-җимеш соклары эчәргә, аларны кушарга да мөмкин. Сокның көнлек күләме 1,5 литрдан артмаска тиеш.

Икенче көн
1,5 килограмм майсызландырылган эремчек, 1,5 литр 1 процентлы кефир алып, 5 тигез өлешкә бүлергә һәм һәр 2,5-3 сәгать саен бер порцияне ашарга.

Өченче көн
Көн дәвамында яшелчә яфракларыннан ясалган 1,5 килогрмм салат ашыйсыз. Аны зәйтүн яки җитен мае салып болгатырга рөхсәт ителә.

Дүртенче көн
Беренче көндәге кебек сут эчәләр.

Әлеге диета ярдәмендә, дүрт көн эчендә кемдер - 2 килограммга, кемдер тагын да ныграк ябыккан. Бу кешенең организмына һәм матдәләр алмашына бәйле. Әлеге диетаны саклаганда төрле ябыктыручы ванналар кабул итәргә, массажга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

Хроник авырулары булганнарга табиб белән киңәшләшү сорала.

Чыганак: [leech=https://vatantat.ru/2019/09/6234/]https://vatantat.ru/2019/09/6234/[/leech]
© Ватаным Татарстан

Фото: bashkortostan102.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: