+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 апрель , 14:00

Бер көнлек чебешләрне үстерү серләре

Хәзер күп кешедә чебеш чыгара торган инкубаторлар бар. Сары томшыкларны үстерү күп көч һәм түземлек таләп итә. Киңәшләргә колак салыгыз.

Бер көнлек чебешләрне үстерү серләре
Бер көнлек чебешләрне үстерү серләре
Бер тәүлеклек чебешләр үстерү буенча Елена Алексеева киңәшләрен тәкъдим итә.

"Иң мөһиме – беренче көннәрдә аларны бик җылыда тотарга кирәк, -дип яза ул. - Тартма төбенә чүпрәк җәеп, почмакларына кайнар су тутырылган өч литрлы ике банка куярга мөмкин. Банкаларны, сары томшыклар пешмәсен өчен, чүпрәккә төрергә. Суынгач, суын алмаштырырга.

Чебиләргә 3 тәүлек дәвамында йомырка ашатам. Аны каты итеп пешерәм, ваклап турыйм. Шуннан соң уылган кишер, балык шулпасында ботка (изелеп пешмәскә тиеш, юкса, томшыкларына ябышачак) пешереп ашатам. Бик нык вакланган кукуруз, бодай, тары ярмасы белән сыйлыйм. Тарыны әйбәтләп юганнан соң кайнар суга салырга һәм кайнатып чыгарырга кирәк. Шуннан, сөзеп, суынгач һәм кипкәч кенә чебешләр алдына куярга.

3–5 көнлек булгач, пипеткадан томшыкларына берәр тамчы тривитамин (атнага 1 тапкыр) тамызам. Чебиләрне ныгыта ул.

Беренче көннәрдә левомицитинлы кайнаган су (1 литрга 1 сәдәф) гына эчерәм. Шулай ук гөлҗимеш төнәтмәсе, яки алсу төстәге марганцовка эремәсе бирергә мөмкин. 15–20 көнлек булгач, урамга кояшлы урынга чыгарам. Яшь клевер, тузганакны ваклап турап бирәм.

Кайвакыт тупас ашлыктан, пычкы чүбе, салкын судан чебешләрнең бүксәсе тыгыла. Бу очракта алар сүлпәнәя, азык чүпләми башлый.

Шприцның энәсен алып, җылы су тутырырга (марганцовкалы булса да ярый) да, томшыгын ачып, суны әкрен генә кертергә. Чебинең бүксәсе бушанып, чистарып калачак. Шулай ук берничә тамчы үсемлек мае да кертергә мөмкин". Бу хакта "Ватаным Татарстан" язган.

Фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: